Нәтиҗәләр саны: Загрузка , эзләү 0.949 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Бу юлы инде ул кояштай балкып, елмаеп, кочагын әәеп сөйгәнен үзе янына чакыра иде. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  2. Хәрби комиссариаттан вәкилләр дә килгән, тик чирек гасырдан артык гомерен, бар көчен данлыклы Совет Армиясе сафында илнең сугышчан куәтен ныгытуга, какшамаслыгын тәэмин итүгә кызганмаган өлкән офицерны соңгы юлга хөрмәт белән озатырга мөмкинлекләре юк икән. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  3. Мәрхүмнең ярлы авылдан килгән туганнары да, тирән кайгыдан йолкып аткан гөл чәчәгедәй сулып, суырылып төшкән яшь хатыны да тулы аптырашта. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  4. Матәм маршы белән озаттылар мәрхүмне соңгы юлга. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  5. Шул арада хатын кайгыларын түкте, иренең соңгы көннәрдәге хәлен, сөйләгән сүзләрен искә алды. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  6. Без укыган елларда балаларның бар теләге укытучы булу иде бит. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  7. Наил дә тарих укытучысы булырга хыялланган, ләкин университетка конкурстан үтмәгән. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  8. Гомере армиядә хезмәт итеп үтсә дә, тарих укытучысы булу хыялы сүнмәгән иде йөрәгендә. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  9. Русия тарихы чын тарих түгел ул, барысы да уйдырма, фәкать урыс дәүләте, урыс халкы мәнфәгатьләрен генә күздә тотып язылган тарих ул. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  10. Урыс дәүләте, урыс халкының баскынчылык идеяләрен аклап, ерткычлыгын, мәрхәмәтсезлеген батырлык, патриотлык төшенчәләре белән буяп һәм бутап биргән ялган, шапырынкы-күперенке, зыянлы тарих. // Чыганак: http://kiziltan.ru/